Министр урынбасары Рөмтәм Шәмеев ITSF XIII Бөтенроссия конференциясендә катнашты

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Министр урынбасары Рөмтәм Шәмеев ITSF XIII Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Форум Казанда “Корстон” комплексы мәйданчыгында оештырылган иде. Форумның төп максаты – цифрлы проектларны үстерү, аларны гамәлгә ашыру өчен яңа компанияләр җәлеп итү, ИТ - җитәкчеләр берлеген булдыру. Быел форум эшендә 800 дән артык кеше, шулай ук атом энергетикасы,  финанс секторы, нефть-газ комплексы, энергетика, металлургия, сәнәгать өлкәсендә 300 компания вәкилләре катнашты.

Конференция кысаларында 30 май көнне “Предприятиеләрнең цифрлашу процессында корпоратив инновацияләр һәм дәүләт роле” темасына пленар дискуссия узды. Дискуссиядә катнашучылар цифрлы технологияләр үсешендә корпоратив инновацияләр һәм дәүләт роле турында әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International