Бакчадагы теплицаны теркәргә кирәкме

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның 1 гыйнварында 29.07.2017 №217-ФЗ “Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен яшелчә үстерү һәм бакчачылык алып бару турындагы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль закон гамәлгә керде. Шул сәбәпле массакүләм мәгълүмат чараларында теплицаларны мәҗбүри теркәү турында хәбәрләр чыга башлады. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бакча җирендә күчемсез милек һәм капиталь төзелеш  объектлары, шулай ук хуҗалык корылмалары,  гаражлар урнаштыру мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Теплицалар хуҗалык корылмаларына керә, һәм алар вакытлыча гына яки капиталь булмаган корылмаларга керә. Яшелчә бакчаларында капиталь төзелеш объекты төзү тыела. Теплицаларга дәүләт теркәве үткәрү аны төзүче теләге белән башкарыла, ләкин ул объектта күчемсез милек билгесе булу шарт. Шул рәвешле, Россия Федерациясе законнары теплицаларга дәүләт теркәве үткәрүне мәҗбүри итеп куймый һәм аны үтәмәгән өчен җаваплылык каралмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International