24 июль көненә дәүләт милкен сату буенча аукционнар игълан ителде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 24 июль көнне дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукционнар үткәрелә.

1.Сатулар уздыру датасы, 2019 елның 24 июле, 9.00 сәгатьтә.

Сатуга  ТР Казан шәһ., Социалистик ур., 7 йорт, пом.1009 адресы буенча урнашкан 16:50:220206:1591кадастр номерлы, гомуми мәйданы 282,4 кв.м булган бина куелды.

Башлангыч бәясе-9 000 042,00 (Тугыз миллион кырык ике) сум НДС белән.

Аукцион адымы-135 000,00  (йөз утыз биш мең) сум.

2. Сатулар уздыру датасы, 2019 елның 24 июле, 9.00 сәгатьтә.

Сатуга ТР, Яшел Үзән шәһә., Чапаев ур., адресы буенча урнашкан, кадастр номеры 16:49:010614:292, гомуми мәйданы  461,3 кв.м, бина куелды. 

Башлангыч бәясе –  13 772 573 сум, НДС белән.

Аукциона адымы – 206 600 сум.

Сату турында мәгълматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/rus/realizatsiya-gosimushchestva.htm ссылкасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International