"РИК» ДБУ 9 498 260 сумлык 64 автомобиль саткан

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 5 аенда «РИК» ДБУ оператив идарә хокукында Татарстан Республикасы учреждениеләренә беркетелгән күчмә милекне сату буенча 22 аукцион үткәрде, аларда гомуми суммасы 9 498 260,00 сумлык 64 автомобиль сатылган.

         Шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкен арендалау килешүләрен төзү хокукына 10 аукцион үткәрелде. 17 күчемсез милек объекты арендага тапшырылган.

         Күрсәтелгән вакыт эчендә «РИК» ДБУ хезмәт күрсәтүгә барлыгы 574 832,00 сумлык килешүләр төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International