Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән берлектә гидротехник корылмаларны исәпкә алу буенча эш алып барыла

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР муниципаль берәмлекләре белән алар милкендәге гидротехник корылмалар буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Хәзерге вакытта республиканың муниципаль берәмлекләре тарафыннан 715 гидротехник корылма ачыкланган, шулардан дәүләт кадастр исәбенә куелган һәм муниципалитетларның 700 гидротехник корылмага милек хокуклары рәсмиләштерелгән (гомуми санның 98%). Калган 15 корылма буенча хокукларны исәпкә кую һәм рәсмиләштерү эшләре тәмамланып килә, шул исәптән 2 ГТС гамәлдән чыгару процедурасында.

"Гидротехник корылмаларның иминлеге турында» Федераль закон нигезендә гидротехник корылма милекчесе һәм (яки) эксплуатацияләүче оешма вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына I, II яки III класслы гидротехник корылманың куркынычсызлыгы декларациясен төзи һәм тапшыра.

Гидротехник корылма куркынычсызлыгы декларациясен рәсмиләштерү декларация алды тикшерүе акты һәм гидротехник корылмаларның халыкның тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә китерелергә мөмкин булган зыянны исәпләү нигезендә гамәлгә ашырыла.

 Әлеге чараларны финанслау чыганакларын билгеләү максатларында Министрлык муниципаль берәмлекләр белән берлектә башкарган гидротехник корылмаларны кадастр исәбенә кую һәм әлеге корылмаларга авыл җирлекләренең милек хокукын рәсмиләштерү буенча эшләре төгәлләнде диярлек. Бу җирле бюджетларны формалаштырганда җирле үзидарә органнарына аларны карап тоту һәм башка эшләр буенча тиешле елга чыгымнарны кертергә мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, закон нигезендә, бюджетлардан финанслау бары тик мөлкәтне җирлек балансына куйганда һәм муниципаль берәмлекнең милек хокукын рәсмиләштергәндә генә мөмкин.

Шулай ук, хәзерге вакытта җирле үзидарә органнары законлы нигезләрдә нәтиҗәле файдалану өчен гидротехник корылмаларны потенциаль файдаланучыларга (юридик һәм физик затларга) арендага бирү яки түләүсез файдалануга тапшыру мөмкинлегенә ия.

Гидротехник корылмалар эшчәнлеген тәртипкә салу буенча эшләрне чираттагы карау, куркынычсызлык декларациясе һәм класстан тыш тикшерү таләп ителгән гидротехник корылмаларга тикшерү уздыру буенча Ростехнадзор тарафыннан расланган графикның үтәлешенә йомгак ясаганнан соң булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International