Комиссия утырышында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре каралды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә министр Азат Хамаев рәислегендәТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды.                             

Югарыда күрсәтелгән комиссия утырышында министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте Вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре, аларны биләү коррупция куркынычы белән бәйле булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында Министрлык боерыгы нигезендә каралды; Министрлык тарафыннан үз функцияләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килгән коррупцион рискларны бәяләү нәтиҗәләре һәм коррупция куркынычы белән бәйле дәүләт хезмәте вазыйфалары исемлегенә төгәллекләр кертү; Министрлык эшчәнлеге өлкәсендә эшләүче вазыйфаи затлар эшчәнлегендә коррупция күренешләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән «Интернет» челтәрен дә кертеп, шулай ук гражданнар һәм юридик затларның кергән мөрәҗәгатьләрендә мониторинг нәтиҗәләре; юридик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын 2019 елның I яртыеллыгында үтәү нәтиҗәләре; норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләре; дәүләт граждан хезмәтенә кергәндә дәүләт граждан хезмәте турындагы закон таләпләрен үтәү һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе гомуми принципларын үтәү мәсьәләләре, шулай ук күзәтү, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан 2018 елда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында тапшырылган мәгълүматларны анализлау йомгаклары һәм 2018 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International