Татарстанда күп балалы гаиләләргә 33 668 җир кишәрлеге бирелде

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

       2019 елның 26 июне көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 51 999 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 12 636, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 706 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 38 916 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 234, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 33 668 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International