27.06.2018 министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру " программасы буенча чираттагы, дүртенче тапкыр муниципаль хезмәткәрләр стажировкасын ачты. Стажерларга мөрәҗәгать итеп, ул, стажировканың төп өстенлекләренең берсе - муниципаль берәмлекләрнең практик эшчәнлегендә килеп чыга торган катлаулы сорауларга турыдан-туры Министрлык белгечләреннән, шулай ук чакырылган белгечләрдән җир һәм милек мөнәсәбәтләренең конкрет юнәлешләре буенча җаваплар алу мөмкинлеген ассызыклады. Сәламләү сүзе белән КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов чыгыш ясады. Ул Министрлыкның стажировка мәйданчыгы Татарстан Республикасында беренчеләрдән һәм уңышлы эшләп килүче булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук стажерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирүләрен һәм территориаль планлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен теләде.
Стажировка программасына җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре кертелгән. Стажировка ике көн дәвамында барачак.