Министрлыкның бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова һәм ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков тарафыннан үткәрелгән практик дәрес барышында дәүләт заказчысы буларак дәүләтнең бизнес-җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлегенең актуаль сораулары каралды. Дискуссиядә Союзның хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү Комитеты вәкиле Регина Нуреева катнашты.
Стажировкада катнашучылар өчен «Бәяләү эшчәнлеге практикасы» мастер-классы оештырылды. Аны ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы рәистәше, Россия бәяләүчеләр җәмгыятенең регион бүлеге “Татарстан бәяләүчеләре берләшмәсе” җитәкчесе Дмитрий Захматов үткәрде.
Мастер-класс барышында лектор бәяләүчеләрне сайлап алуның гомуми, структур, техник һәм махсус критерийларына, шул исәптән, планлаштырылган дәүләт һәм муниципаль милек белән сату-алу эшендәге мөлкәти җаваплылыкка тукталды, бәяләүгә бирелгән йөкләмәгә җентекле анализ үткәрде. Аерым алганда, техник йөкләмә проектын формалаштыру этабында да, хисапны экспресс-анализлаганда да намуслы һәм сыйфатлы бәяләүне тәэмин итү буенча гамәли киңәшләр бирелде. Чыгышның презентациясе ТР оценщики-рт.рф сайтында урнаштырылган.
Очрашу ахырында катнашучылар алган практик күнекмәләрен популярлаштыру кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр.