Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 22 нче августына булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 18 775 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 138 е (11%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 484,058 га тәшкил итә;
Межаланган җир кишәрлекләре – 15 204;
Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 12 738.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 6 106 җир кишәрлеге бирелде.