ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен арендага бирү буенча эш дәвам итә.
2019 елның 12 июленә Татарстан Республикасында җир кишәрлекләрен арендалауның гамәлдәге 188 килешүе бар.
2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендалаудан 42 млн. сумнан артык акча керде.