2019 елда физик затларның салым белдерүләрен ачыкларга яңа промобит ярдәм итәчәк

2019 елның 23 июле, сишәмбе

    Россия Федераль салым хезмәте сайтында 2019 елда җибәрелә торган физик затларга салым белдерүләре турында яңа промостраница урнаштырылган.

    Бу биттә төп сораулар буенча аңлатмалар бирелә: салым белдерүе нәрсә ул,  үтәргә, һәм, әгәр ул килеп җитмәсә аны ничек алырга, 2019 елдан башлап физик затлар милкенә салым салуда нинди үзгәрешләр кертелгән, хәбәрнамәдә күрсәтелгән салым ставкалары һәм ташламалары турында ничек белергә һәм аннан файдаланырга. Шулай ук промобиттә җир салымын тотып калуны куллану кагыйдәләре, күп балалы гаиләләр өчен ташламалар, салым калькуляторлары һ. б. турында видеороликлар карарга мөмкин.

    2018 ел өчен салым хәбәрнамәләрен җибәрү кампаниясе башланды инде. Алар почта аша заказлы хатлар белән җибәрелә яки салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларында онлайн рәвештә урнаштырыла. Шулай ук салым түләүчеләр аларны физик затларга хезмәт күрсәтүче теләсә кайсы салым инспекциясендә һәм мондый хезмәт күрсәтүче КФҮтә өстәмә рәвештә алырга мөмкин.  хәбәрнамәләр салым салына торган мөлкәт: җир кишәрлекләре, капиталь төзелеш объектлары, транспорт чаралары хуҗаларына адреслана. Аларда күрсәтелгән салымнарны 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International