Автотранспорт чараларын сату буенча бәясен арттыруга ачык аукцион үткәрелде

2012 елның 31 августы, җомга

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче  урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәясен арттыруга ачык аукцион үткәрелде.

       Аукционга куелган 27 төрдәге автотранспорт чараларының, шул исәптән, үз илебездә җитештерелгән җиңел машиналар, үзбушаткычлы КамАЗ, ярымтагылма-цистерна, тракторлар арасыннан 15 транспорт чарасы сатылды.

       Башлангыч бәясе 1145 мең күләмендә билгеләнгән транспорт чарасы 1921,5 меңгә сатылды. Бу башлангыч бәядән 1,7 тапкыр артык. Сатудан алынган акча Татарстан Республикасы бюджетына күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International