Татарстанның 78% күп балалы гаиләсе җир кишәрлекләре алу өчен гариза язган

2012 елның 31 августы, җомга

       29 август көненә күп балалы гаиләрдән җир кишәрлекләре алу турында 18 979 гариза кабул ителгән. Шуларның 11%ы гаризаларны Интернет-Портал аша тапшырган.

       Министрлыкның Җир ресурсы белгечләре әйтүенчә, узган айда гаиләләр тарафыннан өстәмә 1385 гариза тапшырылган.

       14 районда: Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама Питрәч, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында күп балалы гаиләләрнең 90% ы документларын тапшырган, Казанда – 99%, Яр Чаллыда – 85%.

       Узган айда тагын 5246 җир кишәрлеге кадастр исәбенә кертелгән.

       Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә республиканың 43 районында барысы 6 822 җир кишәрлеге бирелгән. Бирелгән җир кишәрлекләренең мәйданы 820 га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International