Министрның беренче урынбасары Артур Галиев җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча утырышта катнашты

2019 елның 26 июле, җомга

Бүген "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл " форматында утырыш узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Рәүф улы Мерзакреев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсе хезмәткәрләре, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе Аппараты катнашты.

«Түгәрәк өстәл» гә күзәтүчесез хайваннар белән эш итүгә кагылышлы законнарны тормышка ашыру барышы, генераль планнарны һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен федераль закон таләпләренә туры китерү буенча агымдагы нәтиҗәләр, телевидениенең аналоглы тапшырулардан цифрлы тапшыруларга күчү әзерлегенә, 2020-2025 елларга «авыл халкын җир асты чыганакларыннан сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы проектын эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр чыгарылды.

Көн тәртибендәге җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен карарлар кабул итүне мксат итеп куйган барлык мәсьәләләр буенча да конструктив һәм нәтиҗәле диалог алып барылды

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Таһир Хөснетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International