Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.07.2019 ел, № 629 карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турында килешүләр төзү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Дүрт яңа күрсәткеч өстәлде, алар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты шәһәр һәм районнарда җирле хакимиятләр эшенең нәтиҗәлелеген бәяли: хәерчелек дәрәҗәсен киметү, sale.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгын кулланып милеккә сатылган яки арендага бирелгән муниципаль мөлкәт өлеше, бушлай җир кишәрлекләре алган күп балалы гаиләләр өлеше һәм муниципаль милек хокукы дип танылган ихтяҗ булмаган җир кишәрлекләре мәйданы өлеше.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте җирле үзидарә органнарының ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча эшчәнлек нәтиҗәлелеген рәсми статистика нигезендә ел саен бәяләячәк. Калган күрсәткечләр квартал саен бәяләнәчәк.