ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында гражданнарның, юридик затларның, хакимиятнең заказ бирүче органнарының мөрәҗәгатьләре буенча унҗиде эксперт бәяләмәсе каралды һәм расланды. Экспертизаларның төп өлеше республиканың Түбән Кама, Бөгелмә, Нурлат, Питрәч, Апас һәм башка муниципаль районнарының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары һәм идарәләренә җибәрелгән материаллар буенча үткәрелде. Моннан тыш, "Алабуга" МИЗ, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы запрослары буенча эксперт бәяләмәләре расланды. Фикер алышуда Россиянең үз - үзен көйләүче төп оешмалары экспертлары – Дмитрий Захматов, Андрей Лисичкин, Резидә Бетретдинова, Марат Сөләйманов, Юрий Чеботарев, Ләйлә Идиятуллина катнашты. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлегеннән Зөлфия Камалова катнашты.
Узган утырыштан соң, кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров экспертлар игътибарын районнарда объектларын бәясенә кагылышлы кайбер мөһим факторларны исәпкә алу зарурлыгына юнәлтте. Ул ел ахырына кадәр бәяләүнең сыйфатын күтәрү максатыннан бәяләүчеләр һәм заказ бирүче хакимият органнары белгечләре өчен укулар үткәрү белән экспертизалар практикасын гомумиләштерергә тәкъдим итте.