19 сентябрь көненә ВАЗ-21140 автомобильләре сату буенча аукцион игълан ителде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 18 сентябрь көнне автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга безнең илдә җитештерелгән 4 ВАЗ-21140  автомобиле куелды. Сатуга куелган 4  автомбиль дә 2008 елда чыгарылган, сатуга куелган башлангыч бәясе – 60 000, аукцион адымы – 1 800 сум. Сату турында мәгълүматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 сәг. кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.

Транспорт чараларын карау “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ мәйданында Казан шәһ., Ясеневая ур., 6 йорт адресы буенча эш көннәрдә: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне 14.00-16.00 сәг. мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/tat/realizatsiya-gosimushchestva.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International