Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы ярдәмендә дәүләт хезмәте күрсәтә

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе

       Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 27.07.2010 “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы” № 210-ФЗ тормышка ашыру кысаларында 2012 елның 1 июленнән ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы ярдәмендә дәүләт хезмәте күрсәтә башлады. 2012 елның 1 иленнән 27 августына кадәр ведомствоара буенча физик һәм юридик шәхесләрдән дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап 98 гариза кабул ителде. Бу гаризалар буенча Министрлык ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы буенча 144 сорау хаты җибәрде.

       Әлеге сораулар буенча мәгълүматлар Министрлык стендларында урнаштырылган. Анда гариза бирү өчен кирәкле документлар исемлеге дә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International