4.09.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары рәислегендә ААҖ “КАМАЗ” китапханәсе фонды һәм аның биналарын дәүләт милкенә тапшыру сораулары каралды.
Киңәшмәдә ТР Мәдәният министрлыгы, “ТР милли китапханәсе” ДУ, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды һәм ААҖ “КАМАЗ” вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында ААҖ “КАМАЗ” Заводара китапханәсе биналарын, шулай ук китапханә фондын Татарстан Республикасы дәүләте милкенә тапшыру сораулары җентекләп каралды.
Киңәшләшү нәтиҗәсендә ААҖ “КАМАЗ” вәкилләренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Китапханә фонды һәм бинасының бәясен билгеләргә, ТР Мәдәният министрлыгына һәм “ТР милли китапханәсе” ДУ ААҖ “КАМАЗ” белән берлектә инвентаризация үткәрергә кушылды.