Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 5 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 136 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 218 е (11%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 492,658 га тәшкил итә;
межаланган җир кишәрлекләре – 16 288;
кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 15 531.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 7 119 җир кишәрлеге бирелде.