Узган шимбә көнне, 8.09.2012, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “КАИ-ОЛИМП” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.