Бюджетка 613,6 миллион сум акча керде

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

       Агымдагы елның 8 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 613,6 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 8 аенда планның 66,43 % ы үтәлгән.

       Шул исәптән, 2012 елның август аена статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 52 миллион сум - план 90,4% ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 209,9 миллион сум – план 94,4% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 19,24 миллион сум – план 42,8% ка үтәлгән;

җир сатудан – 114,68 миллион сум акча кергән – план 7 тапкыр арттырып үтәлгән;

дивидентлардан – 116,86 миллион сум – план 23,4%ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 74,25 миллион сум акча кергән – план 111% ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International