Республикада яшәүче 19 320 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 12 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 320 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 262 ы (11%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 496,658 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 16 409;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 15 612.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 7 445 җир кишәрлеге бирелде.

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24 227 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International