Бүген, 14.09.2012, Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 15 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 12 се генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 4 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 532 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар.