Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 28 августында Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан мәгълүмати- консультацияләү төркеменә  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин и бүлеге башлыгы Ислам Ишмаков җәлеп ителде.

Белгечкә кабул итү өчен бакча ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү процедурасын аңлату һәм муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен һәм шәхси милектә булган җир кишәрлекләрен яңадан бүлү процедурасын аңлату сораулары буенча 10 граждан мөрәҗәгать итте.

Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International