29-30 августта «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Санкт-Петербургта узган «Дәүләт кадастр бәяләве максатларында мәгълүмати системалар. Тенденцияләр. Перспективалар.» семинарында катнаштылар. Семинар бюджет учреждениеләре тарафыннан кулланыла торган мәгълүмати системаларның эшләнмәләре белән танышу, шулай ук мәгълүмати системалардан файдалану ярдәмендә дәүләт кадастр бәясе процедураларын камилләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу максатыннан үткәрелде.