Су фонды, урман фонды, махсус сакланыла торган территорияләре һәм Татарстан Республикасының объектлары җирләренең дәүләт кадастры бәяләве мәгълүматлары фондындагы кадастр бәясен билгеләү турындагы арадаш хисап документлары (алга таба – хисап проекты) белән танышу вакыты чыгу һәм хисап проектына карата искәрмәләрне кабул итү тәмамлану турында.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 01.09.2019 исәп-хисап проекты белән танышу вакыты чыгуы хакында, шулай ук дәүләт кадастры бәяләве мәгълүматлары фондындагы су фонды, урман фонды, аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре кадастр бәясен билгеләү турындагы проектка карата искәрмәләр кабул итү төгәлләнде дип хәбәр итә. Хисап проектына карата искәрмәләр белән мөрәҗәгатьләр килмәде. Хәзерге вакытта «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ су фонды, урман фонды, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре кадастр бәясен билгеләү буенча исәп-хисап әзерли.