ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ карата исәп-техник документациясенең торышы һәм саклау шартлары буенча урынга чыгып планлы тикшерү үткәрелде

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Кадастр эшчәнлеге турында» 221-ФЗ номерлы Федераль законның 45 статьясындагы 2.2 өлеше, «2013 елның 1 гыйнварына Дәүләт техник исәпкә алу һәм (яки) техник инвентаризацияләү органнарында һәм оешмаларында сакланучы техник паспортларны, бәяләү һәм Дәүләт техник исәпкә алу һәм техник инвентаризацияләү объектлары турында исәп-техник документларны даими саклау һәм куллану тәртибен раслау турында» – Тәртип) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.12.2016 № 923 карары белән расланган Тәртипнең 43 пункты нигезендә һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 елның 25 апрелендәге 171-пр номерлы боерыкны үтәү йөзеннән 2019 елның 22 июленнән 22 августына кадәр 2013 елның 1 гыйнварына Дәүләт техник исәпкә алу һәм (яки) техник инвентаризация органнарында һәм оешмаларында сакланган бәяләү паспортларының торышы, шартлары һәм сакланышы буенча Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт техник исәпкә алу һәм техник инвентаризацияләү объектлары турында исәп-техник документацияләрнең (шул исәптән теркәү китапларының, реестрларның, хокук билгеләү документларының күчермәләре) торышы, аларны саклау шартлары буенча урынга чыгып «Татарстан Республикасының Техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ карата планлы тикшерү үткәрелде.

Комиссия тарафыннан аны саклау урыны, инвентарь эшләренең физик торышы, урнашу урыны буенча исәп-техник документларны саклау шартларының Тәртиптә күрсәтелгән таләпләргә туры килү-килмәүгә тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү акты төзелде һәм тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү турында бәяләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International