Торак пункт чикләренә кертелә торган җир кишәрлеге милекчесенең инфраструктура булдыруда катнашу мөмкинлеген карау турында

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашында торак пункт чикләренә кертелә торган җир кишәрлеге милекчесенең катнашу тәртибен эшләү, инфраструктура булдыруда катнашу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелә торган җир кишәрлекләрендә инфраструктура булдыруда инвесторның катнашу тәртибен эшләү йөкләнде.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды::

- җир кишәрлекләрен торак пункт чикләренә керткәндә инвесторның катнашу тәртибен норматив җайга салу һәм Татарстан Республикасында рөхсәт ителгән җирләрдән файдалану төрен үзгәртү;

- җир кишәрлекләрен торак пункт чикләренә керткәндә инвесторның катнашу практикасын куллану һәм рөхсәт ителгән кишәрлекләрдән файдалану төрен үзгәртү мөмкинлеген техник-икътисадый нигезләү;;

- җир кишәрлекләрен торак пункт чикләренә керткәндә инвесторның катнашу механизмнары һәм рөхсәт ителгән җирләрдән файдалану төрен үзгәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International