ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 25.11.2014 № 2607-р «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Программасын раслау турындагы» боерыгына үзгәрешләр кертү сораулары каралды. Совет әгъзалары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эше өчен җаваплы Юлия Иксанованы тыңладылар һәм мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ һәм "Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды" ДБУ эшчәнлеге сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов һәм "ЦГКО" ДБУ җитәкчесе Лена Хамзина чыгыш ясадылар. Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, учреждениеләр эшчәнлеге дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра, мәсәлән, төзелешне килештергәндә, һәм коррупция куркынычын киметә.    

    Татарстан Республикасы муниципаль районнары хакимият органнары белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында министр урынбасары Эдуард Дияров сөйләде. Министр урынбасары тарафыннан алдан тикшерелгән тәкъдимнәр буенча Министрлык эшчәнлеге юнәлешләре әйтелде: дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең һәм исәпкә алуның бердәм автоматлаштырылган системасын булдыру, эшчәнлекне һәм мәгълүмат базаларын цифрлаштыру, муниципалитетларга методик ярдәм күрсәтү. 

Барлык каралган мәсьәләләр буенча Совет әгъзалары шулай ук элек эшләнгән тәкъдимнәрнең тормышка ашырылуын һәм нәтиҗәлелеген контрольдә тоттылар. Утырышта Совет әгъзалары Рәшит Әбашев, Нәсгать Мәгърифәтуллин, Олег Булгаков, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Роза Әхмәдиева һәм Артур Мостаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International