2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә үткәрү планлаштырыла.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.