Республикада яшәүче 19 654 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 26 нче сентябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 654 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 353 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 401,808 га тәшкил итә;

межаланган җир кишәрлекләре – 18 706;

кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 17 665.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 8 219 җир кишәрлеге бирелде.

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24 465 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International