ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы гадәттән тыш хәлләр булган очракта хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында Министрлык бинасына терәлеп торган кафеда шартлы шартлаткычка охшаган предмет салынган пакет табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.
Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.
Эвакуация вакытының 4 минут, 45 секунд вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.
Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.