2019 елның 26 сентябре көнне В. И. Ленин исемендәге Мәдәният йортында Олылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ислам Ишмаков җәлеп ителде.
Гражданнар белгечкә бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре чикләрен аныклау процедурасын аңлату, биотермик чокырларның саклау зоналары мәйданын киметү мөмкинлеген аңлату мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.