ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында төп чараларны исәптән чыгару буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

25.09.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган төп чараларны исәптән чыгару буенча даими комиссия утырышы узды.

Киңәшмәдә транспорт чараларын исәптән төшерү турындагы Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре мөрәҗәгатьлре һәм документлары каралды. Нигездә гаризалар ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, Баш ветеринария идарәсе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдән алынды.

Комиссия каравына барлыгы 73 автотранспорт чарасы бирелде. Эш нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан үз ресурсын тулысынча эшләп чыккан һәм алга таба куллануга яраклы булмаган 39 автомобильне исәптән чыгару турында карар кабул ителде. 17 транспорт чарасы буенча учреждениеләргә аларны гамәлгә ашыруга әзерләргә тәкъдим ителде. Тагын 17 автотранспорт чарасы буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны исәптән төшерү максатчанлыгы буенча өстәмә тикшерү үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International