ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итә, шул исәптән җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерүдә дә.
2019 елның 9 аенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән 674 га якын мәйдандагы 303 җир кишәрлеген сәнәгать җирләре категориясенә күчерү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 69 карары кабул ителде.