ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 1 нче октябрь көнне Министрлыкта хезмәт ветераннары катнашында тантаналы чара үткәрелде.
Җир ресурслары һәм дәүләт мөлкәте белән идарә итү системасында төрле елларда, һәм бүгенге көндә дә хезмәт итүче 45 ветеран бар.
Озак еллар министрлыкта хезмәт күрсәтеп, бүгенге көндә инде пенсия яшенә җиткән пенсионерларны бәйрәм хөрмәтеннән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.
Министрлык тарафыннан оештырылган бәйрәм тантанасы ветераннар өчен иң беренче чиратта озак вакытлар күрешмәгән хезмәттәшләре белән очрашу өчен мөһим бер чарага әйләнде. Бу очрашуда аларга бер-берсенә матур теләкләр теләргә һәм истәлекле вакыйгалар, хатирәләрне яңартуга мөмкинлек бирде.
Ветераннар өчен махсус әзерләнгән музыкаль программа һәм чәй өстәле әлеге чарага тагын да бәйрәм төсе һәм күңел күтәренкелеге өстәде.