Министр һәм барлык коллектив исеменнән хезмәт ветераннарын министрның беренче урынбасары Артур Галиев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.
Ветераннар өчен махсус әзерләнгән музыкаль программа әлеге чарага тагын да бәйрәм төсе һәм күңел күтәренкелеге өстәде.