2019 елда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга, 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына Татарстан Республикасы җыелма командасын әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә коммерциячел булмаган оешмаларның гаризаларын кабул итү турында хәбәр итү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары белән расланган (алга таба-17.07.2017 ел, № 499 карары белән расланган) Мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника өлкәсендә семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле, шулай ук Татарстан Республикасы командаларының әлеге чараларда катнашуын тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының (алга таба – министрлык) 01.10.2019 ел, № 516-пр боерыгы (алга таба-министрлык) нигезендә, Коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде):
1) 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын уздыруга бәйле чыгымнарны кайтаруга;
2) Татарстан Республикасы җыелма командасын 2019 елда информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүгә бәйле чыгымнарны каплауга.
Гаризалар кабул итә башлау - 2019 елның 9 октябрендә 9.00 сәгатьтә.
Гаризалар кабул итү төгәлләнә - 2019 елның 10 октябрендә 18.00 сәгатьтә.
Тиешле рәвештә расланган гаризалар һәм документларның күчермәләре 1 нөсхәдә 420043, Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, каб. адресы буенча кабул ителә.Белешмәләр өчен телефон: 221-40-63 Камалов Риназ Рифат улы.
Эш көннәрендә исәпләп чыгарыла торган биш көнлек срокта Министрлык тапшырылган документларны карый һәм субсидия бирү яки бирүдән баш тарту турында Карар кабул итә.