Фәнил Әһлиуллин Спас муниципаль районы ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2019 елның 1 октябрендә министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында Өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Район Башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән бергәләп Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардылар. Биредә өлкәннәр өчен балалар иҗат йортында тәрбияләнүче балалар катнашында концерт оештырылган иде.

Шул ук көнне Болгар шәһәренең Район мәдәният йортында районның өлкән яшьтәге гражданнары өчен бәйрәм концерты булды. Фәнил Әһлиуллин, котлау сүзләре белән чыгыш ясап, өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре, үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International