Татарстан Республикасында 34,7 меңгә якын күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен үз милекләренә алды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 октябренә 53,8 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 34,7 меңгә якын күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен үз милекләренә алды.

2019 елның 3 кварталына күп балалы гаиләләрне участоклар белән тәэмин итү буенча 2019-2021 елларга халыкның тормыш сыйфатын һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләүнең дәүләт биреме белән билгеләнгән республика Индикаторы үтәлде. 
Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең күп балалы гаиләләрне участоклар белән тәэмин итү буенча шәхси Индикаторы өлешчә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International