Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 3 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 864 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 388 е (12%) Интернет-портал аша килгән.
Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы - 4 438,358 га тәшкил итә;
межаланган җир кишәрлекләре – 19 471;
кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 499.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 9 035 җир кишәрлеге бирелде.
Мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24 356 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.