Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәяләве нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

18.09.2019 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан кадастр бәясе дәүләт кадастр бәяләвен уздырганда кулланылган белешмәләрнең дөрес булмавы нигезләре буенча Росреестр Идарәсе каршындагы комиссия тарафыннан яңадан каралган капиталь төзелеш объектларына карата капиталь төзелеш объектларының дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертүче Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2019 елның 26 августындагы 2572-р номерлы борыгы теркәлде.

Күрсәтелгән боерык 18.09.2019 көнне Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының pravo.tatarstan.ru рәсми сайтында басылып чыкты һәм рәсми басылып чыккан көненнән 10 көн узгач үз көченә керә.

Әлеге боерык белән “Дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре” – “Гамәлдәге дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре”- “ТР төзелеш кап объектлары” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International