Кичә, 04.10.2012, Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 14 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 13 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 3 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 535 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 80 е аттестатларны 2012 елны алган.