2019 елның 24 октябрендә Яңа Чишмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына кергән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан әйдәп баручы консультанты – Александр Паймухин җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча консультация бирәчәк.