Гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү дәвам итә

2019 елның 11 октябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә кызыксынган яклар катнашында видеоконференцэлемтә форматында  «Иркутск өлкәсе территориясендә су басу нәтиҗәләрен бетерү чаралары турында» гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 23 июлендәге киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлегендәге 3 пунктның «а»пунктчасын үтәүне оештыру максаты белән республика территориясендә урнашкан гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Үткәрелгән киңәшмә барышында киңәшләр бирелде:
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һәм Ростехнадзор идарәсе белән берлектә, районнар территориясендә урнашкан гидротехник корылмалар саны буенча 2019 елның 1 ноябренә кадәр өстәмә тикшерү оештырырга;
республиканың аерым муниципаль берәмлекләренә 14 ГТС мөнәсәбәтендә агымдагы ел ахырына кадәр дәүләт кадастр исәбенә куелуны төгәлләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International