Бюджетка 827,1 миллион сум акча керде

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

       Бүген, 08.10.2012 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 827,1 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 9 аенда бюджет йөкләмәсенең 72 % ы үтәлде.

       Шул исәптән, 2012 елда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 60,6  миллион сум - план 105,4 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 237,8 миллион сум – план 107% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 22,9 миллион сум – план 50,9 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 121,8 миллион сум акча кергән – план 203%ка үтәлгән (“2012 елга ТР бюджеты һәм 2013-2014 еллар план чоры турындагы” ТР Законындагы үзгәрешләре буенча план 17,1 миллион сумнан 60 миллионга үзгәртелде);

дивидентлардан – 116,9 миллион сум – план 23,4%ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 74,8 миллион сум акча кергән – планның 111,8 % ка;

кыйммәтле кәгазьләр сатудан 183,1 миллион сум табыш керде– план 91,9%ка үтәлгән (“2012 елга ТР бюджеты һәм 2013-2014 еллар план чоры турындагы” ТР Законындагы үзгәрешләре буенча план 15 миллион 199,3 миллионга кадәр үзгәртелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International