Фәнил Әһлиуллин 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 205 млрд. сумнан артты. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш 7,3% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, агымдагы елның 9 аенда сәнәгать производствосы индексы 101,3 % тәшкил итте, берәмләп сату әйләнеше 0,1 процентка артты. Республика территориясеннән бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 802 млрд. сум тупланган, шуларның 74,4 % - федераль бюджетка юнәлдерелгән. 

"Бюджетны формалаштыру буенча зур эш башкарылды. Зональ кидәшмәләр үткәрелде, парламент тыңлаулары. Әлегә бюджет дефицитлы - 3 млрд. сумнан артыгы. Бу авырлыкларга карамастан, без алдагы елларда гамәлдә булган бөтен программаларны саклап калабыз. Шулай ук гражданнарыбыз тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә яңа программаны башлап җибәрәбез. Алар арасында - "Безнең ишек алды" программасы, стационарларны, спорт объектларын, уку корпусларын һәм тулай торакларны, мәдәни мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы. Болар барысы да  бөтен финанс системасының килешеп эшләвен таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бюджетның керемнәрен арттыру юлларының берсе - салым бурычларын киметү. Ел башыннан ул 1 млрд сумга кимеде. Әмма бурычлар һаман күп - 8 млрд. сум. "Әлеге эшне, бөен тармак министрлыкларын, район башлыкларын җәлеп итеп, дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Аерым Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, федераль үзәк белән килешүләрдә каралган бөтен күрсәткечләргә ирешү зарури. 

Киңәшмәдә тагын ТР буенча Федераль салым хезмәте җитәкчесе Марат Сәфиуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин докладлар белән чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны икътисадый һәм бюджет күрсәткечләренә игътибарлы булырга өндәде. Бүгенгә 560 предприятие бюджетка түләүләрен 9 млрд. сумга киметкән. "Монна тыш, предприятиеләрнең 26 % зыян күреп эшли. Алар банкрот була ала дигән сүз. Моңа игътибар итәргә кирәк", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов өстәмә кыйммәткә салым, милеккә салымнар түләүләрен контрольдә тотарга кушты. 

"Кайбер районнарда җир салымы түләүләре кимегән. Бу - Азнакай, Арча, Бөгелмә, Буа, Зеленодольск, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш районнары, Чаллы шәһәре. Вәзгыятьне анализларга кирәк", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципалитетларның төп бурычы - җирле бюджетларны сыйфатлы формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International