Азат Хамаев Минзәлә районы ветераннарын котлады

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

       Халыкара олылар көнен билгеләп үтү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районы мәдәният сараенда хезмәт ветераннары хөрмәтенә оештырылган тантаналы чарада катнашты. Чарада районнан җыелган 500 дән артык ветеран катнашты.

       Пенсионерларны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм район хакимият башлыгы урынбасары Фәиз Вәгыйзов котладылар. Үз чыгышында Азат Хамаев олыларга карата  чын күңелдән республика өчен керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга озын һәм бәхетле гомер, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, мул тормыш һәм уңышлар теләде. Шулай ук, бу районның кураторы буларак, барлык эшләрендә дә ярдәм күрсәтергә әзер булуын азсызыклады.

       Тантаналы өлештән соң ветераннарга бәйрәм концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International